«Тарих битләрен җил ача» телдән журналы (12+)
29
Апрель 2022
Җомга
12 нче санлы китапханә югары сыйныф укучыларына «Тарих битләрен җил ача» дигән темага телдән журнал үткәрде. Журнал битләре аша укучылар Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненеж килеп чыгу тарихын искә төшерде, Чаллы шәһәренең истәлекле урыннары һәм һәйкәлләре белән танышты. Презентация ярдәмендә «Ватан-Ана» мемориаль комплексы, Илдар Хановның төрле сынлы сәнгать әсәрләре, шәһәрдә күренекле кешеләргә куелган һәйкәлләр һ.б. турында тулырак мәгълүмат ала алдылар.
|